24 мартта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабуга мөхтәсибәтенә сәфәр кылды. Биредә ул беренче чиратта Алабуга районы башлыгы һәм мэры Рөстәм Нуриев һәм Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов белән очрашты. Камил хәзрәт дини вәзгыять һәм мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта мөхтәсибәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә дип яза «Алабуга нуры» газетасы.
Ифтарга дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар, мәчет активистлары һәм волонтерлар, эшмәкәрләр һәм оешма җитәкчеләре җыелды.
Камил хәзрәт Рамазан аеның фазыйләтләре һәм өстенлекләре хакында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, бу изге айда ураза тотуның һәм гыйбадәт кылуның мөһимлеген билгеләп үтте.
Алабуга мөхтәсибәтенә сәфәре вакытында Мөфтигә шулай ук Алабуга шәһәре Җәмигъ мәчете ачылуга тиздән 25 ел тулу уңаеннан мәчетнең тышкы ягын яңарту һәм төзекләндерү проекты тәкъдим ителде. Шулай ук ремонт эшләренең дизайн-проекты күрсәтелде.
Шулай ук, Мөфти Алабуга мөхтәсибәтендә Ислам үсешенә зур өлеш керткән хәзрәтләргә рәхмәт хатлары тапшырды, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии