На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Чаллыда узачак көрәш турнирында хаҗга юллама уйнатылачак

15 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XVI Россиякүләм турнир узачак. Быел бәйге каһарманнар елына багышлана. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте яза.

Командалар арасында җиңүчеләргә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы, ә үз авырлык категориясендә беренче урын алучылар арасында җирәбә уйнату нигезендә хаҗга юллама бүләк ителәчәк.

Көрәшкә 18 яше тулган, намаз укучы, тиешле физик әзерлеккә һәм медицина рөхсәтенә ия мөселманнар кертелә. Катнашучылар үлчәнүгә кадәр намаз уку кагыйдәләрен белү буенча тест биремнәрен үтәячәк. Спортчыларның көрәш спорт киемнәреннән һәм түбәтәйдән булулары шарт.

Милли көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә, кул көрәше буенча ярышлар – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә узачак. Бәйгенең төп хөкемдары — Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

  • Турнир Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россиянең һәм Татарстанның көрәш федерацияләре һәм Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх