На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Минзәлә балалар бакчасында хәрбиләргә посылка җыйганнар

Минзәлә шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, хезмәткәрләр һәм әти-әниләр «Посылка добра» хәйрия акциясендә катнашкан. Бу инициатива махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю йөзеннән оештырылган.

Акциядә педагоглар һәм әти-әниләр медикаментлар һәм башка кирәк-яраклар җыйган.

Алар якын арада хәрбиләргә җибәреләчәк.

Тәрбияче Наталья Петросян сөйләгәнчә, хәрбиләргә булышу балалар бакчасы коллективы өчен матур традициягә әйләнгән.

«Акциядә бөтен яшьтәге балалар да катнашты. Без хәрбиләрнең сорауларына таянып, бөтен кирәк әйберне җыйдык», – диде ул.

Җыелган посылкаларны «Ялкын» яшьләр үзәгендә урнашкан «Ярдәм янәшә» пунктына илтеп тапшыруны әзерлек төркеменә йөрүче балаларга тапшырганнар. Аларның берсе, Олег өчен, бу ярдәм аеруча мөһим: аның әтисе инде ике ел контракт буенча махсус операциядә хезмәт итә.

«Минем әти – герой», – ди ул горурланып.

Гуманитар ярдәм җыюдан тыш, балалар бакчасында даими рәвештә мастер-класслар да уздырыла. Анда балалар педагоглар белән бергә хәрбиләр өчен коры ашлар, хуш исле үлән чәйләре һәм татлы бүләкләр әзерли.

Ватанны саклаучыларга карата кайгырту һәм мәхәббәт булса, хәтта иң кечкенәләр дә зур игелек эшли ала, дип саныйлар «Кояшкай» балалар бакчасында.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнарының төп бурычы – алгы сызыкта илебезнең суверенитетын яклаучы хәрбиләр өчен ышанычлы тыл булдыру.

Язма Илсөяр Хәйретдинова ярдәмендә әзерләнде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх