«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе ясалма фәһем кулланып әзерләнгән татар телендә «Геройлар» сериясен күрсәтә башлады.
Бу Татарстанда туып үскән һәм махсус хәрби операция зонасындагы геройларның батырлыклары турындагы кыска, минутлык тарихлар. Татарстан сугышчыларының батырлыклары еш кына кадр артында кала, әмма заманча технологияләр ярдәмендә алгы сызыктагы вакыйгаларның ничек баруын күрсәтергә мөмкин.
Авторлар кадрда барган бар нәрсәнең – кием атрибутлары, техника, корал модельләренең мөмкин кадәр чынбарлыкка туры килүенә омтылган.
Роликлар сериясендә 12 каһарманның язмышы күрсәтелә. Хәрби гаиләдә үскән офицер Алмаз Әһлиевның, разведчик, штурм отряды урынбасары Андрей Кондеевның батырлыклары тасвирлана. Фронттан яралыларны мотоциклында алып чыккан «Фаза» кушаматлы сугышчы, артиллерия училищесын тәмамлаган Рифат Нәбиуллин, Россиянең иң яшь герое – Дамир Гыйлемханов, Россия Герое танкчы Иван Додосов, Борис Кузнецов, Иван Жарский, Рөстәм Сәйфуллин, Айнур Сафиуллин, Сергей Чебнев.
Авторлар Ватанны саклаучы хатын-кызларның батырлыкларын да игътибарсыз калдырмаган, снайпер Марта Макарова һәм «Ночные ведьмы» отряды штурманы Гөлнара Сәлимгәрәева тарихы турында сөйләгән.
Видеолар Татарстанда «Россия 1» телеканалы эфирында һәм телерадиокомпаниянең социаль челтәрләрендә чыга. Якын арада рус телле версияләр барлыкка киләчәк.
Роликлар сериясе Ватанны саклаучылар елына багышланган. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырылган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen. ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии