На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Кукмарада Россия Дәүләт Думасы депутаты район башлыгы белән халыкны кабул итте

Кукмарага эш сәфәре белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов килде. Ул иң элек район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә халыкны кабул итү үткәрде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Депутат белән очрашуга Кукмарадан Дамир Рафыйков килгән иде. Ул Восточный урамындагы авария хәлендәге йортларның торышы өчен борчылуын белдерде.

Анда аның 88 яшьлек, беренче төркем инвалид әнисе яши икән. Әлеге йортларда тормыш итү өчен бернинди дә шартлар булмавын һәм бу мәсьәлә буенча төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итүләрен сөйләде ул.

Депутат белән очрашуга килгән Петр Егоров Түбән Өскебаш һәм Мамадыш районының Алгай авыллары арасындагы юлга ремонт кирәклеген җиткерде. Әлеге юл участогы элеккеге колхозлар вакытында салынган булган, хәзер исә бик начар хәлгә килгән, йөрерлек түгел, диде.

Фото: © Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Ә Кукмарадан Мәхмүт Исмәгыйлев күчмә күргәзмә оештыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Анатолий Иванов һәркемнең гозерен тыңлап, әлеге мәсьәләләрне үз игътибарына алды.

Алга таба депутат район үзәк дәваханәсенең төзекләндерелгән йогышлы авырулар бүлегендә булды. Ул биредә башкарылган ремонт эшләренә югары бәя бирде. Дәүләт Думасы депутатының эш сәфәре Кукмара аграр көллиятендә дәвам итте. Алар анда уку корпусларын карадылар, техник база белән таныштылар, шулай ук укучылар белән аралашты.

«Кукмарада тормыш итү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Торак мәсьәләсе буенча төрле дәүләт программалары эшләп килә, эш урыннары булдырыла. Шәһәргә китеп, фатир өчен зур суммалар түләп яшәгәнче биредә калу турында уйлагыз. Үзегезнең шундый әйбәт районыгыз барында нигә читтән бәхет эзләргә?» — диде Анатолий Иванов, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Фото: © Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

 

Ссылка на первоисточник
наверх