На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Бөгелмәдә быел йөзенче бала тууын теркәделәр

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2025 елда йөзенче бала тууын теркәделәр. Балага Раян дип исем кушканнар. Бала актер Вилдановлар гаиләсендә туа. Илдар белән Аделина өчен бу беренче бала. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

ЗАГС бүлеге белгечләре бәхетле ата-анага улларының беренче дәүләт документын туу турында таныклык тапшырды.

Гаиләгә өйләрендә һәрвакыт мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм йөрәк җылысы атмосферасы хөкем сөрүен теләделәр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх