Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева җитәкчелегендәге делегация Россия Дәүләт Думасында булды.
Әлки районы «Якташлык» җәмгыятенең иң актив әгъзалары, Һаҗәр Бәширова, Җәрия Гыйматдинова, Разыя Искәндәрова, Әнвәр һәм Минзифа Нәбиевлар, фонд җитәкчесе Раил Әглиуллин, Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина, Дәрдемәнд премиясе лауреатлары Камилә Мусина, Әмир Габдрахманов Россия Дәүләт Думасы эшчәнлеге белән танышкан.
«Россия Дәүләт Думасындагы музейда 1905 елда Санкт-Петербургта төшкән Мөселман фракциясе әгъзалары фотосурәтләре дә куелган. Эчтәлекле экскурсия ясалды. Фракцияләрдә булдык, фотосурәтләргә төштек», - диде «Татар-информ хәбәрчесенә Флюра Абдуллина.
Аның әйтүенчә, XX гасыр башында Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) Оренбург губернасының беренче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты булган.
«Закир Рәмиев шагыйрь, алтын приисклар хуҗасы, беренче гильдия Оренбург сәүдәгәре, иҗтимагый-сәяси эшлеклесе буларак билгеле. Рәмиевлар эшмәкәрләрнең социаль җаваплылыгының ачык мисалын күрсәтеп, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм иткәннәр, хастаханә, китапханә, мәктәп, мәчет, мәдрәсәләр төзеткәннәр, үз исәбенә Россиянең абруйлы уку йортларында балаларны укытканнар, күпләп китап бастырганнар», - дип аңлатты Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.
Свежие комментарии