Россия Федерациясе Генераль прокуроры Игорь Краснов Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә мемориалның Мәңгелек утына чәчәкләр салды. Бу хакта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Игорь Краснов бүген Казанга килде. Аэропортта аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән каршы алды.
Күзәтчелек ведомствосы башлыгы уктан ату буенча Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогына IV Бөтенроссия турнирын ачачак һәм яшь спортчылар өчен заманча комплекс төзелешенә старт бирәчәк.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии