Россия Федерациясе генераль прокуроры Игорь Краснов Казанга килде. Бу хакта Россия Федерациясе генераль прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аэропортта аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
«Бүген күзәтчелек ведомствосы башлыгы Россия Федерациясе генераль прокуроры Кубогына IV бөтенроссия җәядән ату турнирын ачачак һәм яшь спортчылар өчен заманча комплекс төзелешенә старт бирәчәк», – дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
РФ генераль прокуроры Кубогына IV бөтенроссия җәядән ату турниры 22-26 сентябрьдә Татарстан башкаласының «Ак Барс Арена» стадионында узачак. Россиянең төрле почмакларыннан килгән 600дән артык егет һәм кыз ике яшь категориясендә берничә дисциплина буенча 50, 60 һәм 70 метр дистанциягә атуда ярышачак. Спортчылар шәхси ярышларда да, команда ярышларында да осталыгын күрсәтәчәк.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии