На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«Бердәмлек» газетасы: Исаклы авылы өстендә моңлы азан тавышы яңгырый

Самараның «Бердәмлек» газетасында Нурсинә Хәкимованың «Исаклы авылы өстендә моңлы азан тавышы яңгырый» дигән язмасы чыкты.

«Әйтерсең лә Исаклы авылында мәчет ачылу тантанасы уңаеннан күк йөзендә матур булып кояш күтәрелде. Без авылыбызның имам-хатыйбы Раил хәзрәт һәм аның хәләл җефете Заидә апа Зәкиуллиннар белән, машинага утырып, Исаклыга юл тоттык.

Бирегә килеп җиткәч, мәчет алдындагы мәйданга җыелган халыкны күреп исебез китте. Шатлыктан йөзләре балкып торган кунаклар бер-берсен сәламли, якын туганнар, дуслар кочаклашып күрешәләр, истәлеккә фотога төшәләр. Ә бәйрәм табыны әзерләнгән зур чатырдан борынны кытыклый торган тәмле исләр таралган.

Озак та үтмәде, тантана башланып китте. Татарстаннан килгән Марсель Вагыйзов белән Наил Галиев яңгыраткан мөнәҗәт авазлары, бөтен тирә-юньгә таралып, чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. Аннан соң барыбыз бергәләп тәкбир әйттек.

Чарага бик күп мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Алар арасында Самара өлкәсенең беренче губернаторы Константин Титов та бар. Ул барыбызны да бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Аннан Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин эчтәлекле вәгазь сөйләде.

«Без бөтенебез дә - Атабыз Адәм белән Анабыз Һава тарафыннан Җир йөзенә җибәрелгән затлар. Тәннәребез төрле төстә булса да, төрле динне тотсак та, төрле телдә аралашсак та, барыбыз да – бер Аллаһы Тәгаләнең коллары.

Ислам - тынычлык һәм мәрхәмәтлелек дине. Әгәр кеше Аллаһыга ышана, Аны ярата икән, ул башка конфессия кешеләрен күрми кала алмый. Нинди генә милләттән булмасын, ул - Аллаһы Тәгаләнең иң лаеклы заты.

Хөрмәтле кунагыбыз мәчеткә гарәп телендә язу язылган әләм тапшырды. Ә мәчетне салдыручы Гамәл Рафаил улы Җамалетдиновны «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде.

«Татарстан - Яңа гасыр» телеканалында «Манзара» тапшыруын алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев Гамәл әфәндегә һәм яңа төзелгән мәчетнең имам-мөхтәсибе Әбүзәр хәзрәт Галимуллинга Минтимер Шәймиевтан тәбрикләү телеграммасын тапшырды.

Шушы матур бәйрәмдә Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның изге теләкләре дә нур өстенә нур булды.

Мәртәбәле кунаклар арасында өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, тарихчы Шамил Галимов, танылган спортчы, дөнья чемпионы Хәбил Бикташев, Самара шәһәренең Иҗтимагый палатасы рәисе Габибулла Хасаев та бар иде. Шулай ук Казан шәһәренең «Татарлар» тапшыруыннан милләттәшләребез килгән иде.

Исаклы җирле хакимият башлыгы Александр Гурьянов мәчетне ксерокс, сканер һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итте. Шенталы районы администрациясе башлыгы Александр Лемаев бик матур картина тапшырды.

Әйтергә кирәк, Гамәл Рафаилевич бәйрәмгә үзенең улы Рафаэльне дә алып килгән иде. Аның Татарстан киңлекләрендә гомер итүче бик күп туганнары, күрше-тирә район һәм авыллардан хәзрәтләр һәм Исаклыда гомер итүче мөселман кардәшләребез дә күпләп килгәннәр иде. Аларның һәркайсы күчтәнәчләрен, бүләкләрен китергән. Барысына да Аллаһының зур рәхмәтләре яусын! Биргән сәдакалары кабул булсын иде!

Менә шулай итеп, мәчет ачу тантанасы ахырына якынлашты. Өйлә намазына чакырып, күңелләргә шатлык өстәп, тирә-юньдә көчле, моңлы азан тавышы яңгырады. Кызыл тасма киселгәч, кешеләр гыйбадәтханәгә кереп, үз урыннарын алдылар. Намаз тәмамлангач, кадерле кунагыбыз Тәлгать Таҗетдин үзенең вәгазьләре аша халыкка үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде».

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх