На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Еще одну хотелку Аллаха выполнили... На Х они здесь нужны.  Или - свой сайт. ИЛИ ГОВОРИТЕ ПО-РУССКИ...Миңнеханов «Гырон...
  • Ингерман Ланская
    автор иди на кутакРөстәм Миңнеханов...
  • Ингерман Ланская
    автор иди на кутакБалтач районында ...

Рөстәм Миңнеханов губернаторлар илкүләм рейтингында икенче урынны алды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елның май-июнь айлары өчен губернаторлар илкүләм рейтингында икенче урынны алды. Бу хакта «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге хәбәр итә.

Республика җитәкчесе Мәскәү мэры Сергей Собяниннан гына калышты. Өченче урында – Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, дүртенчедә – Якутия башлыгы Айсен Николаев, бишенче урында – Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко.

ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, ТР Ветераннар эшләре комитеты рәисе Михаил Надеждин билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов халыкара делегацияләрне кабул итә, Көнчыгыш һәм Азия вәкилләре белән Татарстан гына түгел, ә бөтен Россия исеменнән аралашып, сөйләшүләр алып баручы буларак актив чыгыш ясый.

Әмма төбәктә шул исәптән гражданнарга патриотик тәрбия бирү буенча координацион совет, мигрантлар белән бәйле кайбер проблемалар бар әле. Эксперт шулай ук, Сабан туеннан тыш, зур милли һәм патриотик бәйрәмнәр оештыру кирәклегенә дә игътибар юнәлтте.

«Район хакимияте башлыкларын кулга алуларны республикада нәрсәдер үзгәрү билгесе буларак кабул итәргә мөмкин. Вакыт күрсәтер. Әлегә ТР Рәисенең халыкара аренадагы уңышларын билгеләп үтәм», - дип сүзен төгәлләде ул.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх