На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанны ясалма фәһем өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәге итеп күрә

Татарстан ясалма фәһем өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәгенә әверелергә тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетында узучы Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.

«Безнең максат - республика ясалма фәһем өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәгенә әверелергә тиеш.

Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе, Фәннәр академиясе белән берлектә тәкъдимнәр әзерләргә һәм эшне координацияләргә кирәк», – дигән күрсәтмә бирде Татарстан Рәисе.

Миңнеханов искәртеп үткәнчә, ясалма фәһем өлкәсендәге эшләнмәләр – Россиянең фәнни-технологик суверенитеты өчен төп шартларның берсе. Россия Президенты Владимир Путин шундый йөкләмә бирде.

«Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектына керүче «Ясалма фәһем» федераль проекты шушы максатларны күздә тота. Федераль проект буенча ясалма фәһем технологияләрен эшләүчеләргә, предприятиеләрдә һәм кадрлар белән тәэмин итүдә яңа чишелешләр куллануга, фәнгә һәм инфраструктура формалаштыруга ярдәм күрсәтү ниятләнә.

«Ассоциация әгъзаларын әлеге федераль проектта актив катнашуларын сорыйм», - дигән күрсәтмә бирде Миңнеханов.

Татарстанда ясалма фәһемне гамәлгә кертүгә бәйле тәҗрибә бар инде. Мәсәлән, ул Казанда акыллы шәһәр системасында светофорларны һәм юл хәрәкәтен көйли.

 

Ссылка на первоисточник
наверх