Кичә кич Казанның Островский урамында мотоциклчы катнашында җитди авария булган.
Шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр иткәнчә, Kia Rio машинасының 25 яшьлек йөртүчесе (Төрекмәнстан кешесе) светофорның яшел уты янган вакытта сулга борылганда юл бирмәгән һәм Voge мотоциклы белән бәрелешкән.
Бәрелү нәтиҗәсендә 36 яшьлек мотоциклчы имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии