На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Валерий Фадеев укытучыларны мыскыллаган укучыларны җәзаларга кирәк дип саный

Укытучыларны мыскыл иткән яки кыйнаган укучыларга каты җәза бирергә – хәтта мәктәптән куып чыгарырга кирәк, дип саный РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча Совет рәисе Валерий Фадеев. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Укытучыны мыскыл итеп, аны кыйныйлар икән – бу бөтенләй гамәлгә ярамый. Мондый укучылар каты җәзага тартылырга тиеш.

Әгәр дә укучылар үзләрен шулай тота икән – мәктәптән куарга кирәк», - дип белдерде җәмәгатьче журналистларга, интернетта укучыларның агрессиясе белән видеоны шәрехләп.

Фадеев фикеренчә, мондый укучы белән алга таба нәрсә булачагы турында аның әти-әнисе уйларга тиеш, әмма андый кешегә «мәктәптә урын юк».

«Педагогны кимсетү һәм аңа карата көч куллануның яшүсмерләрнең шаяртуы белән бернинди уртаклыгы юк. Укытучыны кыйнау һәм мыскыл итү – норма түгел, моңа «каты җәза» булырга тиеш», – дип йомгаклады ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх