КФУ профессоры, яңа оешкан Ясалма фәһем, робототехника һәм системалы инженерия институты директоры Дмитрий Чикрин аңлатканча, ясалма фәһем түбән һәм урта квалификацияле белгечләрне генә алмаштыра ала.
«Ясалма фәһем өлкәсендә эшләүче белгечләргә карата ике әйбер билгеле. Беренчедән, киләсе 2-5 елда ясалма фәһем түбән һәм урта квалификацияле белгечләрне алмаштыра ала.
Югары дәрәҗәдәге белгечләрне алмаштыру бик авыр. Кешенең тәҗрибәсе бар, ул тирә-юньдә булганны аңлый һәм интуитив тоемлау бар. Заманча машиналар моны кабатлый алмый», – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.Аның сүзләренчә, киләсе 15-20 елда югары категорияле белгечләрне робот алмаштыра алу куркынычы юк. Ул моның нәрсә белән бәйле булуын да аңлатты.
«Моның гади сәбәбе бар. Бу – энергия. Мәсәлән, фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә җитү өчен (әле бу иң югары квалификация түбән) хәзерге системаларга ике тәртипкә алга китәргә кирәк. Моның өчен энергияне арттыру кирәк. Хәзерге вакытта дөньядагы барлык атом станцияләре бергә ул дәрәҗәдә энергияне арттыру мөмкинлеген бирә алмый. Робот югары квалификацияле булсын өчен энергетик проблемаларны хәл итәргә кирәк», – дип аңлатты ул.
Профессор сүзләренчә, кешелек акыллы ярдәмчеләр чорына керә. Роботлаштыру беренче чиратта эшче профессияләргә кагыла, ди ул.
«Роботлар кешедән акыллырак түгел. Тик кешеләр алар булдыра алганның чиген узарга тиеш. Кешенең интеллектын арттырырга тиешбез», – дип сөйләде ул.
Свежие комментарии