На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Балтач районында бала туган гаиләләргә 25 мең сум түлиләр

2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанның Балтач районында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы каралган. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин инициативасы белән һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум күләмендә акча ала.

Ул муниципаль бюджеттан бирелә.

Түләүне алу өчен ата-аналарның берсе һәм бала үзе Балтач районы территориясендә теркәлүе кирәк. Моннан тыш, туу турындагы акт район ЗАГС бүлегендә рәсмиләштерелергә тиеш.

Программа «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм районда демографик вазгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән.

Ссылка на первоисточник
наверх