ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ГАЗ-69 руле артына утырды һәм Оренбург өлкәсендә узган Сабан туе кунакларын ретро-автомобильдә йөртте. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Кем икәнен белмим, әмма аның йөртүчесе Миңнеханов үзе. Оренбург өлкәсендәге Сабан туенда Рөстәм Миңнеханов ретро-автомобиль яныннан узып кына китә алмады һәм.
.. бәйрәм кунакларын утыртып йөртте», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.ГАЗ-69 – 1953 елда чыгарыла башлаган автомобиль. Әлеге машина ике модификациядә чыгарыла: ике ишекле сигез урынлы кузовлы ГАЗ-69 һәм авыл хуҗалыгы өчен дүрт ишекле биш урынлы кузовлы ГАЗ-69А.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии