На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Миләүшә Хәйруллина: Музыкамда камиллек, фикернең тирәнлеген саклап каласым килә

post text

Халыкара фестивальләр лауреаты, композитор, пианист Миләүшә Хәйруллина иҗатының үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Музыкамда камиллек, фикернең тирәнлеген саклап каласым килә. Шул ук вакытта минем музыка бар кешегә ачык. Оркестровка, гармония, алым өлкәсендә төрле мәсьәләләрне хәл итәм. Һәр әсәремдә нинди дә булса яңа алым кулланып карыйм, эксперимент ясыйм.

Тыңлаучы музыкамда үзенә якын булган гадилекне, күңелен эретерлек хисне ишетергә сәләтле», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Миләүшә Хәйруллина композиторлыкка башкаручы буларак килүен әйтте. «Ягъни мин инде бик күп әсәрләрне уйнап, аларны бармакларым сеңдереп бетергән иде. Миңа калса, барлык уйнаган композиторларның әсәрләрен күңелемә сеңдергәнемдер: әсәрләремдә Бахның уйланулары, Шопенның үзәккә үтә торган ноталары урын алгандыр. Рахманиновның әсәрләре дә тәэсир итмичә калмады. Музыка белгечләренә яхшырак күренә», – диде ул.

«Минем өчен үзем иҗат итә башлаган юнәлештән тайпылмау, шул ук вакытта тамашачыга һәм музыкантларга профессионаллар башкарырлык кызыклы, примитив булмаган әсәрләр иҗат итү мөһим. Шуңа да, музыка интеллектуаль, фәлсәфи, төрле стиль юнәлешләрендә булырга тиеш. Музыканы тыңлаганда, бу вакытта шул авторның нинди уйлары, фикерләре булганына игътибар итәм. Бу һәрчак ишетелә. Шуннан чыгып, авторның ни дәрәҗәдә интеллектуаль яктан үсеш кичергәнен ишетеп була. Гади музыкамы ул, җыр, симфония, камера әсәреме», – дигән фикерләре белән уртаклашты музыкант.

 

Ссылка на первоисточник
наверх