Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева югары уку йортын саклап калып булуы турында сөйләде.
«Татар дәүләт гуманитар институты бинасын ачкан вакытта, урам ягында ярым түгәрәк булып тезелеп бастык. Ул вакытта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев институт ректоры Васил Габдулловичка: «Менә бу милли университет булачак, шуңа дип төзелгән бина, шулай дип кабул итегез», – диде.
Әгәр хөкүмәт бу эшкә тотынса, Татар дәүләт гуманитар институтын саклап калып булыр иде. Алынмадылар бит», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.Флера Ганиева ул вакытта бик күп мөмкинлекләр, теләкләр барлыгын әйтте. «Әмма мөмкинлекнең килеп җитмәгән бер ягы бар иде: милли университетның нигезен салырлык укытучылар коллективы, базасы оешып җитмәгән иде. Ул вакытта Туфан Миңнуллинга бик үпкәләп йөрдем. «Татар теле» дип сөйләшәсез. Әгәр трибунага чыгып, Гуманитар институтны һичьюгы институт буларак кына да саклап калуны син сөйләгән булсаң, Туфан, бу мәсьәлә кузгалган булыр иде», – дидем. Кызганыч, шул дәрәҗәдә кузгатылмады», – диде ул.
«Без яшик әле, безне үстерегез әле», – дип чакыру гына җитми. Ул – хөкүмәт вазифасы, аның бурычы. Без үз бурычыбызны бик теләп дәвам итәр идек. Әле берзаман югарырак дәрәҗәдә бу фикергә кире кайтылыр, дип уйлыйм. Технологлар берзаман гуманитар белем кирәк икәнен аңлар. Телефонга, компьютерга тагылып утырудан туярлар әле. Әлеге гамәлләр яшьләрне үз эчләренә бикли», – диде мөгаллим.
Ул журналистлар белән тырышып, мәкаләләр язып, яклап карауларын әйтте. «Әмма реаль нигез – татар телендә яшьләргә белем бирә алырлык галимнәр – кадрлар кирәк иде. Университет булгач, ул татар теле, әдәбиятыныкы гына була алмый иде бит. Кадрлар ягыннан университетның статусын якларлык реаль әзерлек булмады. Бу – минем карашым. Бәлки, белем бирерлек кадрлар белем ягыннан әзер дә булганнардыр, шул белгечләрне бергә туплап эшкә җигүче олы шәхес кирәк булгандыр», – диде Флера Ганиева.
«Без тәрбияләгән шәкертләр төрле якларга таралды. Һәм алар укытучылык эшчәнлеген дәвам итеп, безнең баскычны киңәйтеп, үзләре яшь буынны тәрбияли башлады. Урамда очраган укучыларым: «Ул елларны шулкадәр сагынабыз! Балаларыбызны да шулай тәрбияләргә тырышабыз», – дип, әллә каян исәнләшеп, хәлләремне белеп китә», – диде Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе.
Свежие комментарии