На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Мөхәммәтшин: «Кырым язы» - бүгенге Россия тарихында мөһим вакыйга

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Кырымның Россия составына кушылу көне белән котлады. Пост парламент спикерының Телеграм-каналында урнаштырылган.

«Бүген безнең илдә Кырымның Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә. 11 ел элек, 2014 елның 18 мартында, Кырым һәм Севастополь, халыкара хокукның барлык нормаларын үтәп, референдум уздырып, Россия Федерациясе составына керде.

Бу истәлекле тарихи дата тарихи гаделлекне яңадан кайтару һәм халкыбызның бердәмлеге символына әйләнде», - дип билгеләде Мөхәммәтшин.

2014 елның «Кырым язы» – бүгенге Россия дәүләте тарихында мөһим вакыйга, дип өстәде ул.

«Кыюлык һәм ышаныч, батыр ата-бабаларыбыз истәлегенә тугрылык, уртак Ватаныбызга мәхәббәт – әнә шул көчләр безгә катлаулы чорны җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Бүгенге көндә ярымутрауда яшәүчеләрнең иҗади энергиясе, хезмәт сөючәнлеге һәм ватанпәрвәрлеге тышкы куркынычларга каршы торуга, туган җирне яклауга, милли үсеш максатларын һәм төбәк икътисадын модернизацияләү перспектив планнарын тормышка ашыруга, социаль реформалар уздыруга һәм тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән», – дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы спикеры.

Мөхәммәтшин искәрткәнчә, Татарстан, Россия Федерациясенең башка бик күп субъектлары кебек үк, Кырым халкына шактый зур ярдәм күрсәтә.

«Безнең төбәкләрнең күп яклы дустанә хезмәттәшлеге киләчәктә дә барлык юнәлешләрдә актив үсүен дәвам итәчәк, дип ышанам. Кырымның Россиягә кушылу көне киләчәк буыннар бердәм һәм ирекле илдә имин тормыш кичерәчәгенә ышанычыбызны ныгытсын!» - дип йомгаклады ул.

2014 елның 18 мартында Кырымны Россия Федерациясе составына кабул итү һәм Россиядә яңа субъектлар – Кырым Республикасын һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәрен булдыру турында килешү имзаланды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх