Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчесе Ирада Әюпова «Татар-информ»ның, Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алганнан соң, нинди мөмкинлекләр ачыла, дигән соравына җавап бирде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.
«Инвестиция сәясәте аларның танылуына һәм ышанычына корыла.
Әгәр сез бу илне беләсез, аңа ышанасыз икән, анда инвестицияләр кертәчәксез», – диде Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчесе.Аның фикеренчә, Татарстанның дөньяга үзен, үз тамырларын һәм нигезләрен күрсәтү, шул ук вакытта ислам илләреннән алынган ышанычны монетазацияләү мөмкинлеге бар.
Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртәчәк. Мондый карар узган атнада Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары тарафыннан кабул ителде.
Свежие комментарии