На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Питрәч районында Якутия журналистлары керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәнияте белән танышты

Саха (Якутия) Республикасыннан «Сахапечать» медиакомпаниясенең «Улус. Медиа» челтәр басмасы делегациясе керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу өчен Питрәч районына килде. «Улус.Медиа» һәм «ТАТМЕДИА» медиахолдингы белән 2021 елда башланган хезмәттәшлек Татарстанга әлеге сәфәрне оештыру өчен нигез булды.

Бу хакта «Алга» сайтында Люция Сираҗиева яза.

«Без башкала белән генә чикләнмибез, ә авылларда кешеләрнең ничек яшәвен, аларның көнкүрешен күрү өчен районнарга чыгабыз. Безне һәркайда җылы кабул итәләр. Татарстанның, чыннан да, бик кунакчыл булуына инандык. Безнең республика да күпмилләтле: бездә якутлар, руслар, эвеннар, долганнар, татарлар һәм башка халыклар яши», – дип билгеләп үтте басманың шеф-редакторы Елизавета Васильева.

Программаның беренче пункты авыл мәдәният йорты булды. Әлеге учреждениенең төп горурлыгы – барлык буыннарны берләштергән өч үзенчәлекле фольклор ансамбле: «Чулпы»да өлкән яшьтәге кешеләр чыгыш ясый, «Сәяр» яшьләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, ә «Елмай» яшь укучыларның талантларын ача.

Бизәкләп чигелгән яулыкларны һәм алъяпкычларны күреп, кунаклар керәшеннәрнең кул эшләренә булган мәхәббәтенә игътибар итте.

«Бу бизәк аша борынгы заманнарда гаиләнең ни дәрәҗәдә хәлле булганын белергә мөмкин булган, чөнки аны ясаганда чын акчалар кулланылган. Өстәвенә, тамакса күздән саклау чарасы булып та хезмәт итә», – дип аңлатты китапханәче Лидия Яковлева.

«Улус.Медиа» баш мөхәррире урынбасары Зинаида Григорьева традицион костюмнарда һәм бизәнү әйберләрендә уртаклыкны билгеләп үтте, шул ук вакытта орнаментларның үзенчәлеген ассызыклады. Аннары кунаклар җирле музейга экскурсиядә булды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх