На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Саба районы Мамалай авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәгеләр өчен токмач кисте

Саба районы Мамалай авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» хәйрия акциясе булып узды. Авылның битараф булмаган хуҗабикәләре мәдәният йортына җыелып, хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кисте. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

«Махсус хәрби операциясендә катнашучы егетләргә ярдәм итәргә вакыт һәм көч тапкан авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләребезгә тизрәк җиңеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», диелгән Сатыш авыл җирлеге сайтында.

 

Ссылка на первоисточник
наверх