15 апрельдә, 13:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестивале ачылышына багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов, институтның Татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова, доцент, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Бәйрәм» вокаль-инструменталь фольклор ансамбле җитәкчесе, Н.
Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең Опера студиясе хормейстеры Гөлназ Әкбәрова, доцент, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, АИАП ЮНЕСКО Халыкара рәсем сәнгате ассоциациясе әгъзасы Фәрит Вәлиуллин катнаша.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.
Свежие комментарии