На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Виктор Рубцов
    Все добрые люди поздравляют друзей с днём рождения.Рөстәм Миңнеханов...
  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...

Әлки районы башлыгы Мирсәет Сөнгатуллинга аның исемендәге урамны ачарга тәкъдим итте

Әлки районы Татар Борнае авылында туып үскән, Казанда Муса Җәлил опера һәм балет театрында, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, Мәскәүдә «Бәйрәм» ансамблендә җырчы буларак танылган Мирсәет Сөнгатуллин былтыр юбилеен – 70 яшьлеген билгеләп үтте. Шул уңайдан ул үзенең иҗат юлына багышлап калын китап чагарган.

Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Азат Низамиев хәбәр итә..

Мирсәет Сөнгатуллин яңа китапларын алып күптән түгел генә районга кайтып төште. Аны иң элек район башлыгы Александр Никошин кабул итте. Район белән тыгыз элемтәдә яшәгән якташыбызга Әлки төбәгенә күп төрле чараларда катнашканы өчен рәхмәт белдерде, иҗатында яңа уңышлар теләде. Мирсәет Сөнгатуллин район җитәкчесенә яңа китабын бүләк итте.

Александр Никошин Мирсәет абыйга район үзәгендә аның исеме белән аталган яңа урам бар, анда өйләр төзелә башлагач, аны тантаналы төстә ачарга тәкъдим итте.

Мирсәет Сөнгатуллин – Әлки районының почетлы гражданины да әле.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх