На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Аксубайда мәктәп укучылары фронтовикларны хөрмәтләп искә алды

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Аксубайда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлар истәлегенә урнаштырылган һәйкәл янында митинг узды. Анда район үзәге мәктәпләре укучылары, педагоглар һәм ата-аналар катнашты.Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Җыелучыларга район башлыгы Камил Гыйльманов мөрәҗәгать итте.

– 83 ел элек иртән фашист самолетлары көнбатыш шәһәрләрне бомбага тота башлый, – диде ул. – Һөҗүм итмәү турында килешү булуга да карамастан, бу көтмәгәндә була. Россия дәүләте тарихында бу иң авыр еллар. Безнең гаскәрләргә чигенергә, ә аннары бөтен көчне бер йодракка туплап, бу территорияләрне яулап алырга туры килә. Фашистларны җиңү өчен бик кыйммәт – дистәләгән миллион совет кешесе гомере белән түләргә туры килә. Без ул вакытта бүген безгә каршы торган рәхмәтсез Көнбатыш илләрен фашизмнан коткардык. Бу инде яңа тарих. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы геройларын искә алабыз. Без Ватан бәйсезлеген саклаган солдатларның батырлыгы белән горурланабыз.

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды, обелиск һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйды.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх