На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...

Мәскәү татар җәмгыяте активисты Равил Агишев вафат

23 апрельдә Мәскәү татар җәмгыяте активисты Равил Агишев 78нче яшендә вафат булды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

Равил Агишевның тормышы – бурычка намуслы хезмәт итү, гаиләгә карата тугрылыклы булу һәм армый-талмый белемгә омтылу үрнәге, диелә хәбәрдә.

Ул Мордва республикасының Торбеево районы Сыркыды авылында туган.

Хезмәт юлын 1963 елда Мәскәү радиотрансляция челтәренең элемтә монтеры буларак башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң слесарь, аннары Мәскәүнең В.И.Ленин исемендәге метрополитенының «Измайлово» депосында машинист ярдәмчесе булып эшли. Хезмәттән аерылмыйча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты юридик факультетының читтән торып уку бүлеген тәмамлый.

1980 елдан Равил Ибраһимович үзен законга хезмәт итүгә багышлый. Хезмәт юлын РСФСР Юстиция министрлыгында суд органнары идарәсе консультанты, аннары контроль-оештыру бүлегенең өлкән консультанты буларак башлый. 1987 елда Мәскәү шәһәренең Пролетариат район халык судының халык судьясы итеп сайлана. 1993-1999 елларда Татарстан Республикасының Мәскәүдәге даими вәкиле урынбасары вазифасын башкара һәм 1994 елда Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасында тарихи килешү имзалауда катнаша. 1995 елда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) дәүләт идарәсе юнәлеше буенча икенче югары белем ала. 1999 елдан адвокатлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, ә 2003 елдан Россия дәүләт сәүдә-икътисад университетында административ-укыту эше алып бара.

Равил Ибраһимовичның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, диелә хәбәрдә.

Хушлашу 26 апрельдә 10:00 сәгатьтә Мәскәү җәмигъ мәчетендә була.

 

Ссылка на первоисточник
наверх