На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казанда БРИКС саммитында катнашучылар йомгаклау декларациясен кабул итте

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКС саммитында катнашучылар йомгаклау декларациясен кабул итте. Бу хакта Владимир Путин киңәйтелгән составтагы берләшмә утырышының йомгаклау өлешендә хәбәр итте.

«Йомгаклау декларациясе әзерләнгән, анда дөньядагы хәлләрнең торышына гомуми бәя бирелгән, БРИКСта Россия рәислеге нәтиҗәләре өстәлгән, озак вакытлы перспективага хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнгән», – диде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин шулай ук декларацияне Берләшкән Милләтләр Оешмасында уртак документ буларак таратырга планлаштыралар, дип ачыклык кертте.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх