На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре: БРИКС киләчәк икътисадының юл картасын төзи

БРИКСның киңәйтелгән утырышында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы эшләр министры Шейх Абдалла бен Заид Әл Нахайян БРИКС илләре киләчәк икътисадының юл картасын төзү өчен хезмәттәшлек итә дип белдерде. Бу хакта ул Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКСның киңәйтелгән утырышында әйтте.

«Икътисад бүген яңа хәрәкәт, импульс һәм тотрыклы үсеш максатларында алга бару юллары турында фикер алышуны, шул ук вакытта ресурсларны гадел бүлүне таләп итә.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре фикеренчә, заманча икътисад сыгылмалы булырга, инновацияләр җәлеп итәргә, дөнья өчен ачык булырга тиеш», - дип билгеләде министр.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы эшләр министры бүген икътисади үсеш традицион чыганаклар белән генә түгел, ә конкрет илнең инновацион технологияләр өлкәсендәге мөмкинлекләре белән дә бәйле, дип исәпли.

«Кабул ителәчәк йомгаклау декларациясе безнең хезмәттәшлекне ныгыту, гомум кабул ителгән кысаларны билгеләү һәм безнең уртак максатларга ирешү максатларында бик мөһим адым булачагын раслыйсым килә», – диде Шейх Абдалла бен Заид Әл Нахайян.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх