Казан мэриясе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге балаларга Казан циркындагы Яңа ел тамашасына билетлар бүләк итәргә җыена. Шәһәр башкарма комитетының әлеге карары проекты ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.
Документ буенча, 0-17 яшьлек балалар «Чудесатая цирковая новогодняя сказка «Лабиринт» тамашасына билетлар алачак.
Алар Казан циркына үзләрен озата баручылар белән килә ала. Мэрия хәрбиләрнең балаларына һәм аларны алып килүчеләргә 9,6 мең билет сатып алырга җыена.Моннан тыш, яңа ел бүләкләре сатып алу һәм махсус эшләнгән дизайн буенча, Казан мэры Илсур Метшин исеменнән котлау открыткалары ясау планлаштырыла.
Свежие комментарии