Татарстанның бөтен районында да үсмерләр клубларында яки яшьләр үзәкләрендә робототехника, пилотсыз очкычлар җыю һәм алар белән идарә итүгә багышланган секцияләр барлыкка киләчәк. Бу инициативаны Татарстанның вице-премьеры итеп билгеләнгән, республиканың элекке яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтте.
«Без яшүсмерләр клубларында һәм яшьләр үзәкләрендә робот техникасы һәм төрле төрдәге пилотсыз очкычлар буенча эш юнәлешләрен ачарга планлаштырабыз.
Җыярга өйрәтәчәкбез, роботлар ярышлары үткәрәчәкбез. Хәзер мондый түгәрәкләр барлык оешмаларда да юк, әмма инженерлык һөнәрләренә, бәлки, югары уку йортларының һәм техникумнарның булачак студентларында кызыксыну арттыру өчен бу зур массакүләм хәрәкәткә ихтыяҗ бар», – диде агентлык әңгәмәдәше.Аның сүзләренчә, мондый эш инде берничә елдан инженерлык һөнәрләре белән мавыгучы яшьләрнең зур берләшмәсен булдырырга ярдәм итәчәк.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии