Бүген Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, республиканың «Өмет» яшьләр газетасы редакциясенең хатлар бүлеге мөдире Гөлара Арсланова 55 яшьлек юбилеен каршылый. Ул «Өмет» газетасына, татар матбугаты үсешенә 30 елдан артык гомерен багышлаган шәхес, Башкортстаннан чыккан журналистларның остазы.
«Гөлара Әнвәр кызын үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, үткен каләмле һәм бик тә сәләтле журналист буларак беләбез. Шул ук вакытта без аның белән Башкортстан Республикасында урнашкан Чакмагыш районындагы Аблай авылы киленнәре. Ул гаиләсендә дә сөекле хатын, яраткан балаларының таянычы, дәү әни һәм туганнары өчен терәк булып яшәүче», — дип ассызыклады стоматология ветераны, танылган әдип һәм журналистлар остазы Әгъдәл Низаевның тормыш иптәше Сәмига Низаева «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә.
Әңгәмәдәш билгеле каләм остасына теләкләрен дә ирештерде.
«Киләчәк тормышыгызда да сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, озын гомер, чиксез шатлыклар, эшегездә уңышлар, бәрәкәтле тормыш телибез. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын», — ди ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Гөлара Арсланованың намуслы һәм фидакяр хезмәтенә тагын бер лаеклы бәя - 2023 елда ул Башкортстан Республикасы Медицина палатасының Дамира Сабирҗанова исемендәге премиясенең матбугат чаралары өчен билгеләнгән «Сау-сәламәт булыгыз» номинациясе лауреаты булып танылган. «Өмет» газетасы укучылары аның махсус «Сихәт» кушымтасындагы дәрәҗәле табиблар белән әңгәмәләрен, «Бакчачы почмагы» сәхифәсендәге файдалы киңәшләрен һәм җанлы һәм көн кадагына туры китереп язылган әңгәмәләрен көтеп алуларын билгели.
Шулай ук Гөлара Арсланова редакциянең хатлар бүлеге мөдире буларак авторлар, район һәм авыллардагы актив хәбәрчеләр белән даими элемтәдә эшли һәм «Сезнең хатлар» дигән бүлекне әзерли.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
- Гөлара Әнвәр кызы Арсланова — тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш райондагы Калмашбаш авылында туып үскән. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Озак еллар «Өмет» газетасында хатлар бүлеге мөдире булып хезмәт куя, коллективында да ихтирам казанган. Журналист буларак районнарга, шәһәрләргә командировкага йөри, фотога һәм видеога да оста төшерә. Көнүзәк темаларны яктырта. Тормыш иптәше Илсур Нәҗип улы белән ул һәм кыз үстерәләр, оныклар тәрбияләшәләр.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии