Татарстанда 14 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, сайлаулар уңышлы узды. Аны оештыруны сайлау комиссияләренең 21 315 әгъзасы һәм 13 862 күзәтүче тәэмин итте. Бөтен шәһәрләрдә һәм авылларда республика халкы җирле советларның 7,5 мең депутатын сайлады. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында узды.
Рөстәм Миңнеханов сайлаучыларга актив катнашулары һәм ышанычлары өчен рәхмәт әйтте. Ул сайлауларда катнашу дәрәҗәсе гражданнарның кызыксынуын раслый диде.
Рәисе сүзләренчә, сайлау комиссияләре әгъзалары һәм сайлауларны оештыруда, үткәрүдә, шул исәптән иҗтимагый иминлекне тәэмин итүдә катнашучыларның барысы да зур эш башкарды, шул ук вакытта барлык тиешле хезмәтләр дә катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Рәисе искәрткәнчә, кичә, вазифага керешкәннән соң, ул республика Дәүләт Советы белән килешү буенча Татарстан Премьер-министры вазифасына Алексей Песошинны билгеләде, шулай ук Премьер-министр урынбасарлары кандидатураларын раслады.
Ул якын арада республикада Хөкүмәтнең тулы составы булдырылачак диде.
Шулай ук Рәис, бу атнада республикада алтынчы тапкыр Kazan Digital Week Халыкара форумы узуын билгеләп үтте. Анда 72 илдән 300дән артык компания катнашты. Форум кысаларында 180 секция һәм мастер-класс узды, 100дән артык килешү имзаланды.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии