Баулы районының Исергәп авылы мәчетендә авыл җирлеге оештырган ифтар мәҗлесе узды. Ифтарга авыл халкы, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары, хатыннары һәм аналары чакырылды. Изге Рамазан ае башыннан бүген ифтар 19нчы тапкыр үткәрелә.
Чараның мәртәбәле кунаклары район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов һәм Нурислам Хәбипов булды.
«2025 ел Россиядә Ватан Геройлары елы дип игълан ителде.
Быел барлык чаралар да нәкъ менә шундый шигарь белән узды», – ди авылның имам-хатыйбы Камил Шәмсуаров.Ул барлык кунакларны сәламләде, вәгазь сөйләде. Аннан соң аны Әнвәр Хәмитов дәвам итте һәм дога укыды.
Чара барышында махсус хәрби операциядәгеләрнең якыннарына авыл җирлеге башлыгыннан бүләкләр тапшырдылар.
«Ирләре, уллары махсус хәрби операциядә булган туганнарына һәм якыннарына сабырлык һәм сәламәтлек телибез. Без аларның исән-сау кайтуларын көтәбез», - диде авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин.
Махсус операциядә катнашучыларның әниләре исеменнән Роза Гафиятуллина ифтарны оештыручыларга һәм район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Очрашу авылдагы кафеда дәвам итте һәм анда 60тан артык кеше җыелды. Мәчет аксакаллары һәм абыстайлары Рамазан ае ахырына кадәр һәр көнне ифтар үткәрүне дәвам итәргә ниятли.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык та, безнең компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна формалаштырылган һәм җибәрелгән», – диде ул.
23 гыйнвардан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә була. Хәрбиләр махсус операция зонасында аена ким дигәндә 210 мең сум ала.
Материал Индира Сәйфуллина ярдәме белән әзерләнде.
Свежие комментарии