На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Метшин казанлыларны торак йортларны капиталь ремонтлауда активрак катнашырга чакырды

2008 елдан башлап Казанда 4 меңнән артык йорт ремонтланган. 2023-2025 елларда соңгы кыска вакытлы өч еллык программа кысаларында тагын 612 йортка ремонт ясалачак. Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә шулай дип белдерде.

«Ремонт ясалган 4 мең күп фатирлы йорт – шактый зур сан. Мондый өйләрдә уңайлыклар да бөтенләй башка, һәм кешеләр капиталь төзекләндерелгән йортларда үзләрен башкача хис итә», - диде шәһәр башлыгы.

Шул ук вакытта, ул район хакимияте башлыклары һәм башкарма комитет хезмәткәрләре эшләрне контрольдә тотачагына ышандырды.

«Подрядчылар район башлыклары җитәкчелегендә барлык эшләрне сыйфатлы итеп башкарырга өйрәнде, капиталь ремонт вакытында килеп туган уңайсызлыкларны киметергә тырышалар. Су да, җылылык та, канализация дә үзгәрә - шелтәләр юк диярлек», – дип искәртте Метшин.

Мэр шулай ук быел йортларында капиталь ремонт үткәрү ниятләнгән казанлыларга мөрәҗәгать итте.

«Норматив документларда билгеләнгән барлык теләкләрегез һәм шелтәләрегез, ягъни каралган эшләрнең бөтен исемлеге исәпкә алынсын өчен район хакимиятләренең подрядчылары һәм кураторлары белән кыюрак элемтәгә керегез», – дип аңлатты ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх