На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Миңнеханов Татарстан Шахмат федерациясенең элекке Президентына «Дуслык» орденын тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Шахмат федерациясенең элекке президенты Геннадий Захаровка «Дуслык» орденын тапшырды. Очрашу төбәк Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Геннадий Захаров әлеге бүләккә Татарстан Республикасында шахматны үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен лаек булды.

Орден ТР Шахмат федерациясенең элеккеге җитәкчесе 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннән соң икенче көнне тапшырылды.

Геннадий Николаевич Захаров 1935 елның 16 мартында туган. 1983-1985 елларда ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры вазифасын били, 1986-1988 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары булып эшли. 1988-2010 елларда Россия Саклык банкының «Татарстан банкы» бүлекчәсен җитәкли. 2004-2022 елларда - ТР Шахмат федерациясе президенты.

Хәзерге вакытта - «Россия Шахмат федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының күзәтүчеләр советы әгъзасы.

Ссылка на первоисточник
наверх