Авторның бертуган энесе – Илнур Закиров (позывное Физик) мобилизация башлануның беренче көннәреннән үк махсус хәрби операциядә катнаша.
19 мартта «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да язучы, журналист, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закированың «Энекәш» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булачак.
Әсәрдә авыл егете Әмир Фазыловның (позывное Физик) мобилизация белән махсус хәрби операциягә эләккәч күргәннәре, кичерешләре бәян ителә. Әмир образы аша илен якларга, сакларга киткән Татарстан егетләренең үзара мөнәсәбәте, каршылыклары, көтелмәгән ситуацияләрдә барыбер кешелек сыйфатларын саклап калулары, дусларын югалтулар, яраланулар; туганнары, авылдашлары һәм, гомумән, ил белән бердәм булу идеологиясе күтәрелә.
Әти-әнисе белән авылда гомер иткән 40 яшьлек Әмир Фазыловка повестка алгач, башка кайберәүләрдән аермалы буларак, качып йөрмичә, төзелештә аягын пычкыга эләктереп җәрәхәтләүгә карамастан, билгеләнгән вакытка биштәрен асып хәрби комиссариатка килә. ЭКСПО җыелу пунктында исә хәрби укулар үтеп тормый гына 3 көндә егетне Татарстаннан китүче 1234 полк составында Белгород өлкәсенә озаталар. Ыгы-зыгы арасында Әмирнең паспорты югала, жетоны да, башка документлары да кулында юк. Әсәр төп геройның апасы – Әминәнең хәрби прокуратурага шушы документларны юллап килүе белән башлана. Прокуратурада СВО белән бәйле гозерләргә кешечә мөнәсәбәт сизелә.
Әмир Фазыловның өстенә солдат бушлаты кигәч булган вакыйгалар исә поезддагы узара каршылыклар, эчү аркасында кайберләренең йорык уйнатулары, хәтта ил чигендәге лагерьда чакта приказны үтәмичә телефон кабызып һәлакәткә юлыгулары белән кискенләшә бара. Украина җиренә позициядәге егетләрне уяулык - «птичка»ларга каршы тору, окоплардагы вазгыять; геройны берүзе калгач әсир төшмәс өчен гранатасын учында тотуы, ахыр чиктә алмаш килгәнне күреп, бердәмлекне тою йөртә. Яу булып үткән Украина авыллары хәрәбәләре, аларда да гомер итүче карт-корылар язмышы да искә алына. Безнең егетләрнең ярдәмен тоеп, күңелләре йомшавы да бәян ителә. Ә бит басып алучыларга аларның мөнәсәбәте берьяклы гына булмый.
Әсәрдә Әмир Фазылов хезмәттәше – яшь егет Айдар Сабиров образы да сюжет линиясенә җылы гына кереп китә. Егет вакытлыча ялга кайткан, Сабан туена чыккан. Аны танышы да, таныш түгеле дә үз итә, герой итеп күтәрә. Айдарны сәхнәдән җырлаталар һәм шул мизгелдә ул сөйгәненә тәкъдим ясый.
Янә бер сюжет линиясе «Казансу» газетасы корреспонденты Алия Ганиева белән бәйле. Ул авылларга күп йөри, гуманитар ярдәм әзерләүчеләрне дә, геройларның әти-әниләре белән дә күп аралашкан кеше. Аның җыелма образы аша журналистларның намуслы хезмәте күтәрелә. Әсәрдә журналист интервью алган контрактник Рафил тормышы да ачыла. Анысы үз теләге белән СВОга китә, җиңүгә ышана. Ләкин барган көннәрендә үк һөҗүмгә юлыгып, һәлак була. Аны авылга кайтару, гаилә фаҗигасе һәм шул каршылыклар аша читтәге балаларның, туганнарның, авылдашларның берләшүе бәян ителә.
Әмир Фазыловның авыл белән рухи җепләре әсәрнең буеннан буена сузылган. Инде һөҗүмдә иң якын дустын югалткач, иң зур дәва – туган җиргә кайту була. Тик өйдә дә бар да җиңел түгел – борчылудан әнисе хәтерен җуя башлаган, инсульт кичергән әтисенең аяклары тәмам йөрмәс булган. Әмма фельдшер кызның мәхәббәте янә яшәргә көч бирә.
Әминәнең гуманитар йөк илтүче волонтерлар белән бергә махсус хәрби операция зонасына баруы да якташ егетләр язмышлары белән үреп бирелә. Алардан туганнарына хатлар, истәлек-посылкалар җыеп ала кыз. Тик энекәше Физик белән генә күрешә алмый. Хәлиткеч көннәр: алар взводы нәкъ менә очрашу билгеләнгән көнне штурмга кереп киткән...
Димәк, вакыйгаларның дәвамы булачак. Әсәр нинди генә авырлыклар килсә дә, КЕШЕ булып калу идеясен алга сөрә.
Гөлүсә Закирова белән очрашу 19 мартта 11:00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да булачак.
Свежие комментарии