На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Илсур Метшин: Казанда ярты гасырдан артык ремонт күрмәгән балалар бакчалары бар

2025 елда Татарстан башкаласының социаль өлкә учреждениеләренә капиталь ремонт ясау өчен 4,4 миллиард сум юнәлдереләчәк. Барлыгы 45 муниципаль һәм дәүләт учреждениесе яңартылачак, дип хәбәр итте Казанның Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә.

Мәсәлән, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча Фучик урамындагы 125нче гимназиягә ремонт ясалачак. Ел ахырына РФ Герое, майор С.А.Ашихмин исемендәге 130нчы мәктәптә ремонт эшләренең икенче этабы тәмамланыр дип көтелә. Шәһәрнең өч мәктәбендә контроль-үткәрү пунктлары урнаштырылачак, 12 уку йортында мәктәп ашханәләре яңартылачак.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында ике балалар бакчасында – Совет районы Каштанова урамындагы 415нче һәм Яңа Савин районы Ярослав Гашек урамындагы 302нче балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрү ниятләнә.

«Санап үтелгән объектлар аз булмаса да, 1000 еллык тарихка ия Казан шәһәре, Татарстан башкаласының капиталь ремонтка ихтыяҗы югары булып кала. Бу балалар бакчаларында бигрәк тә сизелә. Мәктәпләр дә юк түгел, әмма аларда без кискен мәсьәләләрнең барысын да хәл иттек, ләкин ярты гасырдан артык капиталь ремонт күрмәгән балалар бакчалары да бар», - дип билгеләп үтте Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин, коллегасының докладын шәрехләп.

Ул шулай ук бу проблема турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләрен искәртте. ТР Рәисе бу мәсьәләдә шәһәргә ярдәм итәргә вәгъдә биргән.

Ссылка на первоисточник
наверх