16 июньнән 25 июньгә кадәр Татарстанда полиция хезмәткәрләре миграция законнарын бозуның 1223 очрагын ачыклаган.
«Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 702 хокук бозу илгә керү яки яшәү кагыйдәләрен бозган мигрантлар белән бәйле, тагын 82 очракта чит ил кешеләре легаль булмаган рәвештә эшләгән.
Бу вакытта полиция хезмәткәрләре чит ил кешеләрен ялган теркәүнең 31 очрагын ачыклаган — моның өчен җинаять җаваплылыгы яный. Моннан тыш, эш бирүчеләр мигрантларны рәсмиләштерү таләпләрен үтәмәгән. Аларга «Россия Федерациясендә хезмәт эшчәнлегенә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны законсыз җәлеп итү» маддәсе буенча 98 беркетмә төзелгән.
Шулай ук административ куып чыгару турында 64 карар кабул ителгән , шуларның 54е — махсус учреждениеләргә мәҗбүри урнаштыру белән.
Болар барысы да «Нелегал-2025» оператив-профилактик чарасы ярдәмендә билгеле булды. Аның максаты - миграция өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии