Бүген Лаеш шәһәре Никахлашу сараенда 89 яшьлек кияү Александр Ануфриев һәм 69 яшьлек кәләш Хәния Сибгатуллинаның никахы теркәлде. Кияү тумышы белән – Казаннан, кәләш – Лаеш районының Имәнкискә авылыннан.
Алар 25 ел бергә яшәгән һәм әле хәзер генә, олы яшьтә булуларына да карамастан, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә булган.
Хәния Гатиновна хисләре белән уртаклашты. «Бер-береңә «әйе» дип әйтергә беркайчан да соң түгел. Хисләребез еллар узган саен ныгыды гына һәм бүген, ниһаять, бу мөһим адымны ясадык», - дип искәртте ул.
Лаеш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Айгөл Локманова әлеге вакыйганың әһәмиятен билгеләп үтте. «2024 елда игълан ителгән Гаилә елында мондый вакыйгалар рухландыра һәм мәхәббәткә яшь комачауламавын күрсәтә. Бу барыбызга да тормышта якынлык һәм гаиләнең әһәмияте зур булуын искәртә», - диде ул.
Муниципалитетның матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га белдерүләренчә, 2024 елда Лаеш районында 131 парның никахы теркәлгән һәм 123 бала туган, аларның 67се – малай, 56сы – кыз.
РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә имзалаган указ нигезендә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителде. 7 февральдә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда чаралар планы раслануы хакында хәбәр итте.
Лаеш районы матбугат хезмәте фотосы.
Свежие комментарии