На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Путин хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Дәүләт Советы комиссиясе төзеде

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советының хәрби хәрәкәтләр ветераннарына – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган комиссиясен төзү турындагы карарга имза куйды. Бу хакта ТАСС яза.

Әлеге карар федераль органнар, төбәк хакимиятләре һәм «Ватанны саклаучылар» фонды арасындагы хезмәттәшлекне яхшырту өчен кабул ителде, дип билгеләп үтелә.

Яңа комиссия белән җитәкчелек итү Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкинга йөкләнгән, аңа шулай ук комиссия составын формалаштыру бурычы куелган.

Карар белән комиссия турында нигезләмә дә расланды, аның максаты хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, шул исәптән 2014 елның маенннан Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы хәрби хәрәкәтләрендә катнашучыларны да кертеп, кирәкле социаль ярдәмне тәэмин итү өчен ресурсларны берләштерү. Ветераннарның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтеләчәк.

Дәүләт Советы комиссиясенең бурычларына ветераннар һәм аларның гаиләләре өчен социаль ярдәм чараларын эшләү, фронттан кайтканнарны адаптацияләү керә. Моннан тыш, комиссия гамәлдәге ярдәм чараларын анализлый, уңышлы тәҗрибә чараларын гомумиләштерә һәм үз тәкъдимнәрен Президентка тәкъдим итәчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх