На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда балыкчылар боз астына киткән: берсе үлгән, икенчесен водолазлар эзли

Яшел Үзән районында «Идел» М7 юлының автомобиль күпере астында Иделдә ике балыкчы боз астына төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.

Коткаручылар ерганактан 66 яшьлек ир-атны ярга чыгарганнар, табиблар аның үлемен раслаган.

Икенче балыкчыны хәзер водолаз коткаручылар төркеме эзли.

Ведомство хезмәткәрләре татарстанлыларны язгы бозга чыкмаска өнди.

Ссылка на первоисточник
наверх