На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Самара тарихчылары Аксак Тимер һәм Туктамыш гаскәрләре очрашкан урында булды

2025 елның 3 июнендә Самара өлкәсенең Җылы Җыен авылы кешесе Исмәгыйль Латыйпов инициативасы белән Самара тарихчылары-туган якны өйрәнүчеләре, татар һәм мөселман иҗтимагый оешмалары әгъзаларының Елховка районында очрашуы булды. 1391 елда Аксак Тимер һәм Туктамыш гаскәрләре арасындагы бәрелеш шушы җирләрдә булган дип фаразлана.

Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар Җылы Җыен авылы дин эшлекләре җирләнгән урыннарны да зиярәт кылды. Биредә Самараның Тарихи мәчете имамы Наил хәзрәт Биктаев кабер ташларындагы язуларны укыган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх