На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Россия сәяхәтчесе Фёдор Конюхов экологик экспедициягә җыена

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россия сәяхәтчесе Федор Конюховның масштаблы экологик экспедициясе башланыр алдыннан Казан белән Дубайны тоташтырган телевизион күпер булды. Әлеге амбициоз проектның генераль иганәчесе «Миррико» дәүләт корпорациясе. Аның фәнни программасын Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Фәннәр академиясе хуплады.

ТР экология һәм табигать ресурслары министрының урынбасары Ольга Манидичева үз чыгышында экспедициянең әһәмиятен ассызыклады.

«Әлеге проект гадәти генә сәяхәт масштаблары чикләреннән чыккан дип саныйм. Фёдор Филиппович алынган бу эш – чыннан да зур масштабларга ия булган экологик миссия. Бу эш безнең республика өчен дә мөһим һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына да туры килә. Татарстан – экологик программалар гына гамәлгә ашырылган төбәк түгел. Без фән, хөкүмәт, җитәкчелек һәм бизнес берләшеп катлаулы бурычларны хәл итүнең хезмәт моделен күрәбез. Шулай ук министрлык су объектларына темасына да зур игътибар бүлә. Менә инде 3 ел дәвамында «Фламинго» диелгән яңа модернизацияләнгән суднода экспедицияләребез үткәрелә», – ди ул.

Телекүпер кысаларында Федор Конюхов дөнья тирәли сәяхәткә чыгачак уникаль плот әзерлеген дә күрсәттеләр. Аның барышында Дубайдагы Trident Tgineering & Marine верфинда «Миррико» генераль директоры Игорь Малыхин, Федор Конюхов үзе һәм экспедиция штабы башлыгы Оскар Конюхов төзелеш барышы белән танышты һәм булачак судноның конструкциясенең ышанычлы булуына инанды.

Министр урынбасары мондый экспедицияләр су объектлары мохитенең торышын, экологик вазгытьне ачыкларга да мөмкинлек бирә, дип белдерде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх