На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Балык Бистәсе районында Рубежноега китаплар һәм сезонлы яшелчәләр озаттылар

Татарстан шефлыкка алган Рубежное шәһәренә Балык Бистәсе районыннан гуманитар ярдәм партиясе китерделәр. Йөкнең төп өлешен китаплар тәшкил итә. Элегрәк Рубежноега Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ветераннары исеменнән китаплар җибәргәннәр иде, һәм берничә атна эчендә аларның барысы да үз укучыларын тапты.

Шәһәрнең гуманитар үзәге вәкилләре сүзләренчә, халыкның әдәбият белән кызыксынуы мәдәни ярдәмгә ихтыяҗның никадәр зур булуын күрсәткән.

Китаплар белән бергә Рубежноега Татарстаннан сезонлы яшелчәләр, аерым алганда, Балык Бистәсе районында яшәүчеләр җыйган 200 капчыктан артык бәрәңге дә озаттылар.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков Аппараты

«Без кешеләр чын күңелдән хуплаган юнәлешне дәвам итәргә һәм әдәбиятның яңа партиясен җыярга карар кылдык. Шул ук вакытта, безнең район халкы сезонлы яшелчәләр – көн саен кирәкле ярдәм дә тапшырды», – дип билгеләп үтте Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх