<p>Туймазы районында «Татар рухы» дип аталган әдәби-мәдәни фестиваль үтте.</p> <p>«12-14 июнь көннәрендә Туймазы районы Төмәнәк авылы янында урнашкан «Бабай утары»нда «Татар рухы» дип аталган әдәби-мәдәни фестиваль үтте», дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге.</p> <p>Фестивальдә Татарстаннан, Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән язучылар, рәссамнар, сәнгать осталары, җәмәгать эшлеклеләре катнашкан.
Алар җирле әдәби берләшмәләр вәкилләре, укучы балалар белән очрашып, Түгәрәк өстәлләр, әдәби-музыкаль кичәләр уздырганнар.</p> <p>«Шушы гамьле чараны оештырган күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәнир Гыйльметдин улы Галимовка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез», диелгән хәбәрдә.</p>
Свежие комментарии