Мәскәүдә Татарстан Республикасы вәкиллеге базасында урнашкан экстерриториаль сайлау участогында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов һәм Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин тавыш бирде. Бу хакта «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында хәбәр иттеләр.
Телеканалның туры эфирында корреспондент Динә Газалиева экстерриториаль сайлау участогында тавыш бирү ничек узуы турында сөйләде.
«Биредә Татарстан тарихында беренче тапкыр экстерриториаль участок ачылды. Биредә студентлар, командировкада булучылар, хәрби хезмәткәрләр һәм башкалар тавыш бирә ала. Безнең күз алдында тавыш бирү урнасын Бурденко госпиталенә алып киттеләр. Анда Татарстаннан махсус хәрби операция катнашучылары дәвалана», – дип сөйләде Динә Газалиева.
Ул шулай ук тавыш бирергә килгән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов белән сөйләшеп алды.
«Улым белән бергә бик яхшы кәефтә тавыш бирергә килдек, чөнки бу – республика тормышында мөһим вакыйга. Һәркем үз позициясен белдерергә тиеш. Иң мөһиме – безнең һәрберезнең тавышы республиканың алга таба ничек үсәчәген билгели», – диде Альберт Кәримов.
Әлеге сайлау участогында Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да тавыш бирде.
«Үз тавышыңны бирү – үз илендә, үз төбәгендә яшәүче кешенең югары җаваплылыгы һәм бурычы. Барыбыз да моңа бик җаваплы карарга кирәк. Безнең сайлау киләчәкне хәл итә, ә бу киләчәк безнең зур илебезнең үсешен билгеләячәк. Әлбәттә, килергә һәм җаваплы эшне лаеклы рәвештә башкарачак квалификацияле кеше өчен тавыш бирергә кирәк», - дип сөйләде министр.
Мәскәүдәге сайлау участогы 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии