На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Татарстан хезмәт министры: Һәр эшсезгә 15 эш урыны тәкъдим ителергә мөмкин

Хезмәт базарындагы вазгыять эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе белән характерлана. Бу хакта журналистларга Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.

«Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр исәбендә якынча 3,5 мең кеше тора. Шул ук вакытта, бүгенге көнгә без 50 меңгә якын вакансия тәкъдим итәбез.

Димәк, һәр эшсезгә 15-16 эш урыны тәкъдим ителергә мөмкин», - диде Зарипова.

Министр шулай ук ассызыклаганча, хезмәт базарында эш урыннары һәм тәкъдимнәр үсеше республиканың сәнәгый сыйдырышлы, зур сәнәгать потенциалы булган төбәк булуына бәйле. Бүгенге вазгыять белән бәйле рәвештә илдә оборона-сәнәгать комплексында, машина төзелешендә, эшкәртүдә, файдалы казылмалар чыгаруда үсеш бара. Бу бүгенге көндә эшче көчкә ихтыяҗның югары булуын таләп итә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх