На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Чирмешәндә скандинав йөрүләрендә катнашучыларны кайнар пылау белән сыйладылар

Чирмешәндә скандинав йөрүе буенча «Әйдә йөрергә!» II район фестивалендә 80нән күбрәк кеше, күпчелеге олы яшьтәгеләр, катнашты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Илсөяр Гайнетдинова яза.

Район Ветераннар (пенсионерлар) советы Чирмешәннең «Сабан туе» стадионында оештырган әлеге чара кунакларын салкын җил дә куркытмады.

Биредә район үзәгеннән, авыллардан, күрше Самара өлкәсе Шентала станциясеннән дә скандинав таяклары белән йөрергә яратучылар килгән.

«Спорт белән шөгыльләнергә яшьтән үк яраттым. Хәтта мәктәптә укыганда ат белән Чирмешәнгә чаңгы ярышына куна килгән хәтердә, - ди Кармыштан Илсөя апа Гыймадиева. – Хәзер дә йөрергә яратам. Көн саен күршеләрем Оркыя һәм Саҗидә белән скандинав таяклары белән берәр километр әйләнеп кайтабыз. Сизәм, организмга да файдасы бар.

Бәйрәмдә әлеге спорт төре белән тәҗрибәле, дистә еллар шөгыльләнүчеләр белән беррәттән тәүге тапкыр таяклар тотып басучылар да бар.

Фестивальгә килүчеләрне район башлыгы Рамил Әйбәтов сәламләде. «Монда катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Узган елда әлеге чара кунакларына 50 пар скандинав таяклары бүләк иттек, быел да сезнең өчен 42 пар әзерләдек. Йөрегез генә, сәламәтлегегезгә файдасы булсын», - диде ул.

Озак еллар физик тәрбия укытучысы булып эшләгән Флера Рәхимҗанова скандинав таякларын ничек сайларга, алар белән ничек итеп дөрес йөрергә кирәклеген аңлатты. Йөрешкә кузгалыр алдыннан ветераннар өчен зарядка да оештырдылар.

«Скандинав йөрүе аеруча өлкәннәргә файдалы. Әлеге спорт төрендә җәрәхәтләнү мөмкинлеге аз, мускулларның 90 проценты хәрәкәтләнә, тез буыннарына йөкләнеш кими, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары эшен яхшыртуга ярдәм итә, өстәвенә кәефне дә күтәрә», - ди район Үзәк хастаханәсе табибы Зилә Минголова.

Оештыручылар барлык кунакларны кайнар чәй, мичтә пешкән коймаклар һәм пылау белән сыйлады.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх