Бүген, көзнең беренче аеның соңгы көнендә, Татарстанда элек урнашкан аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым - төшем ихтималы – аз.
Көньяк-көнбатыштан җил дәвам итәчәк. Аның көче 6-11 м/с, урыны белән (шул исәптән Казанда) 15 м/с ка кадәр тәшкил итәчәк.
Шактый салкын төннән соң (төбәкнең көньягында һәм көнчыгышында туфракта -1 градуска кадәр салкыннар белән) көндез һава 20-25 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында — +21, +23 градуска кадәр).
Свежие комментарии